2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вазыйфалары коррупция куркынычы белән бәйле булган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларының үзгәртелгән исемлегенә кертелгән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмә формасын тутыру мәсьәләләре буенча белем бирү семинары узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин коррупцион хокук бозулар турындагы җаваплылык һәм дәүләт граждан хезмәтендә чикләүләр һәм тыюларны саклау мәҗбүрилеге турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты, Министрлыкта коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы А.А.Мухачев керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмә формасын тутыру тәртибен аңлатты, мәгълүматларны Кадрлар составының бердәй мәгълүматлар системасына юллый һәм файлларны Министрлыкның рәсми сайтына урнаштыру өчен формалаштыру мөмкинлеген бирүче Татарстан Республикасы Электрон хөкүмәтенең эчке контуры юлы белән белешмәне тутыру вариантын күрсәтте, белешмәләрдә табыла торган гадәти хаталар турында сөйләде, дәүләт граждан хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирде.