Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә аттестацияләү комиссиясе утырышы узды. 5 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханы бирде, 7 дәүләт хезмәткәре аттестация узды.

Квалификация имтиханы  граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләү максатында үткәрелә, аның нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан имтиханны тапшыру һәм граждан хезмәтенең класслы чинын алу, яки дәүләт хезмәткәренең квалификация имтиханын бирә алмавы турында карар кабул ителә.

Аттестацияләү комиссиясе 4 аттестацияләнүче  граждан хезмәткәре квалификация имтиханын бирде һәм үз вазыйфаларына туры килгән нигездә класслы чиннар алырга лаеклар дигән, ә 1 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмаы дигән карарга килде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә,  хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 6 аттестацияләнүче  граждан хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International