2016 елның 9 декабрендә – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә ИТ-парк мәйданында ел саен уздырыла торган коррупциягә каршы дискуссия “түгәрәк өстәле”нең III утырышыузды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе А.А.Фомин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре, яшьләр оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. “Түгәрәк өстәл” эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова да катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы Прмьер-министры И.Ш.Халиков республикада коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә бик зур игътиар бирелүе һәм Татарстанның бу өлкәдә матур нәтиҗәләргә ирешүе турында әйтеп узды.
Дискуссия “сорау-җавап” принцибы буенча төзелгән иде. Актуаль мәсьәләләрнең киң спектры: нокталы төзелеш кыенлыклары, мәктәпкәчә белем бирү йортларында урыннар җитешмәү, Идел елгасы ярындагы төзелеш эшләре, җир мәсьәләләре, профсоюз оешмаларының коррупциягә каршы тору эшләрендә катнашулары һәм башкалар буенча фикер алышулар булды.