Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен 2016 елның 12 декабреннән 13енә һәм 14 декабрьдән 15енә кадәр белем күтәрү буенча өстәмә курслар оештырыла.
“Җәмәгать судьясы суд участогында эшне оештыруның актуаль мәсьәләләре” темасына курслар В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты югары белем бирүче шәхси мәгариф оешмасында узачак, анда Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратының 50 хезмәткәре белемнәрен күтәрәчәкләр.
Аттестацияне уңышлы узганнарга кыска сроклы курсларны тәмамлаулары турында таныклыклар тапшырылачак.