ТР Юстиция министрлыгы командасы баскетбол буенча ярышта 1/8 финалга чыкты

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

2016 елның 10 декабрендә “ТӨЗҮЧЕ” спорт  комплексында республика дәүләт хезмәткәрләре арасында Спартакиада ярышларын уздыру календаре нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы баскетбол ярышының төркем этабында катнашты.

 “БАСКЕТ ХОЛЛ” һәм “ТӨЗҮЧЕ” спорт  комплексларында узган ярышларның төркем стадиясендә барлыгы 24 команда катнашты.

Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы Спартакиаданың иң көчле 16 командасы арасына керде һәм ярышларның 1/8 финалына чыкты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International