Иҗтимагый совет утырышы

2016 елның 21 декабре, чәршәмбе

2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова катнашында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.

Иҗтимагый совет утырышында аның 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы елда эшләрне камилләштерү буенча Иҗтимагый советның 2017 елга расланган эш планында формалаштырылган чаралар билгеләнде.

Утырышта катнашучылар Иҗтимагый советның 2016 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр. Советның персональ составы, үзара эш тәҗрибәсен алмашу максатларында хакимиятнең башкарма органнары каршындагы башка иҗтимагый советлар белән хезмәттәшлекне оештыру белән бәйле актуаль проблемалар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International