Муниципаль хезмәткәрләрнең белемнәрен күтәрү программасы төгәлләнде

2016 елның 23 декабре, җомга

2016 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов КФУның дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенә юридик ярдәм” белем бирү программасының, “Халыкның яшәеше, законлылык һәм хокук тәртибе өчен шартлар белән тәэмин итү”  - аның дүртене модуле ябылышында катнашты.

Министр урынбасары тыңлаучыларны сәламләп, аларның һәрберсенә яңа белемнәрен һәм күнекмәләрен көндәлек эшләрендә уңышлы куллануларын теләде.

Курслар тәмамлангач һәрбер тыңлаучыга тиешле үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International