ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

2016 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “2016 елда башкару дисциплинасы һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе узды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, шулай ук министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Министрлыкның эшләр белән идарә итүчесе Н.И.Латыйпов доклад белән чыгыш ясады, үз чыгышында ул министрлыкның документлар әйләнеше эшенең төп нәтиҗәләрен, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш нәтиҗәләрен, шулай ук гражданнарны күчмә һәм видео кабул итүләрнең нәтиҗәләре турында бәян итте.

Коллегия ахырында министр Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International