Гражданнарны күчмә кабул итү

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итте.

Гражданнарны кабул итү барышында алардан торак-коммуналь хуҗалыкка, инвалидлыктан төшерү буенча бәйсез медицина тикшерүе узуга, мөлкәтне бүлүгә, банктан акчаларны кайтаруга, торак һәм җир законнарына һәм башка мәсьәләләргә карата кергән мөрәҗәгатьләр каралды.

Барлык сораулар буенча җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International