“Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурска йомгак ясалды

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында  “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурска йомгак ясау буенча комиссия утырышы узды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Судьялар советы әгъзасы Р.Ф.Гафаров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Ю.Г.Мягков, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Т.В.Забегина катнаштылар.

Фикер алышулар нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүчеләр булып танылдылар:

“Иң яхшы 2 разрядлы өлкән белгеч - җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире” номинациясендә - Хәйретдинова Гөлнара Фәйзрахман кызы (Казан шәһәре Мәскәү  суд районы буенча 6 нчы суд участогы);

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы 2 разрядлы белгече” номинациясендә  -  Кудашова Наталья Николаевна (Татарстан Республикасы Югары Ослан суд районы буенча 1 нче суд участогы);

“Җәмәгать судьясы аппаратының иң яхшы консультанты” номинациясендә - Шаһивәлиева Лариса Камил кызы (Татарстан Республикасы Мамадыш суд районы буенча 2 нче суд участогы);

“Җәмәгать судьясы аппараты суд утырышының иң яхшы секретаре”  номинациясендә -  Гусакова Лилия Рөстәм кызы (Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча 3 нче суд участогы) .

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International