Эшче төркем утырышы

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

2016 елның 28 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Р.К.Хөснуллин рәислегендә  Татарстан Республикасы икътисадына дәүләт программалары һәм максатчан программалар буенча федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары 2016 елда эшче төркем тарафыннан кураторлык ителә торган федераль максатчан һәм дәүләт программаларын финанслау, шулай ук 2017-2019 елларга кураторлык ителә торган федераль максатчан һәм дәүләт программалары буенча заявка эше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International