Татарстанда составына “Вверх!” республика конкурсы җиңүчеләрен алган Яшьләр хөкүмәте формалаштырылды. Яңа структура Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында даими эшләүче, проектлау, тәкъдим итү, эксперт-аналитика эшчәнлеге белән шөгыльләнүче орган булып торачак.
2017 елның 10 гыйнварында республиканың юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте әгъзаларының берсе Кристина Әбүбәкерова белән очрашты.
Очрашу барышында К.Әбүбәкерова тарафыннан тәкъдим ителгән “Вещаем о праве” дип аталган халыкны хокукый яктан агарту проектын гамәлгә ашыру концепциясе презентацияләнде. Үзара хезмәттәшлек һәм планны формалаштыру форматы һәм уртак эшчәнлек графигы билгеләнде.