2017 елның 12 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар резервына кертелүгә конкурслар узды.
Кадрлар резервына кертелүгә конкурсларда 6 претендент катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
Лохотской Александр Валерьевич – вазыйфаларның төп төркеменә;
Ялакова Алия Ришат кызы, Орлова Анна Владимировна – вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.