Консультатив төркем утырышы

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның  24 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә  физик  һәм юридик затларга – эшчәнлекләре  туктатылган банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 14 гыйнварындагы 412-р номерлы боерыгы нигезендә булдырылган Консультатив төркем утырышы булып узды.

Утырышта Консультатив төркем эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аның банклар эшчәнлеге туктатылу нәтиҗәсендә зыян күргән клиентларга хокукый ярдәм күрсәтү буенча  эшчәнлегенең төп юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International