“Ел студенты-2016”

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2017 елның 25 гыйнварында – Россиядә студентлар көнендә “Пирамида” МККда “Ел студенты-2016” республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты.

Проект ел саен үз эченә өч этапны ала. Иң беренче этапта гаризалар кабул ителә һәм белем алучы егет яки кызның барлык уңышлары да күрсәтелгән папка-портфолиолары җыела. Аннан соң жюри тарафыннан сайлап алынган катнашучылар турыдан-туры сыналуга дучар ителәләр. Өченче этап – көтелгән бүләкләү тантанасы. Иң яхшыларны мәртәбәле жюри сайла ала.

Быел Гран-при иясе булып КФУ студенты Нәфис Сираҗетдинов танылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар тапшырды, алар арасында иң кыйммәтлесе– дөньяның теләсә-кайсы югары уку йортында түләүсез нигездә белем алу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International