Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

2017 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетының “Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетының 2016 елдагы эше йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар” йомгаклау коллегиясендә катнашты.

Л.Ю.Глухова “Татарстан Республикасында сатып алулар өлкәсендә хокукый җайга салу буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасының сатып алулар буенча Дәүләт комитетының 2016 елдагы норма чыгару эшчәнлеге турында”  доклады белән чыгыш ясады.

Министр даими мониторинг үткәреп тору, законнардагы үзгәрешләрне күзәтеп бару, хокукый җайга салуның тулылыгын һәм республика актларын федераль актларга үз вакытында туры китерүне тәэмин итү кирәклеген әйтеп китте.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Р.З.Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов, республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International