Министрның банклар эше тукталудан зыян күрүчеләр белән очрашуы

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2017 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасы юстиция министры - Консультатив төркем рәисе Л.Ю.Глухова  эшчәнлекләре тукталган банклар клиентлары белән очрашты.

Банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 14 гыйнварындагы № 41-р номерлы карары нигезендә оешкан.

Очрашу барышында гражданнар килеп туган хәл турында сөйләү һәм сораулар бирү мөмкинлегенә ия булдылар.  Министр гражданнарга документлар күчермәләрен китерергә кушты, алар Консультатив төркем әгъзалары тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәкләр.

Гражданнар белән очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин, Идарә рәисенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм департаменты директоры  А.С.Николаев, Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнесны үстерү һәм аңа ярдәм программаларын гамәлгә ашыру үзәге җитәкчесе Д.Р.Шәвәлиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International