Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

2017 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 2 дәүләт граждан хезмәткәренә һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 3 дәүләт граждан хезмәткәренә  квалификация имтиханы уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Квалификация имтиханы дәүләт хезмәткәренең белемен һәм сәләтен (һөнәри белемнәрен) бәяләү максатларыннан чыгып уздырыла һәм аның нигезендә комиссия ул хезмәткәрне имтиханны биргән дип таный һәм граждан хезмәтенең класслы чинын бирү турында карар кабул итә, яки дәүләт хезмәткәрен квалификация имтиханын бирә алмаган дип таный.

Аттестацияләү комиссиясе карары белән 3 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын биргән дип һәм үз вазыйфаларына туры килгән нигездә чираттагы класслы чиннар билгеләнүгә лаек дип, 2 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмаган дип табылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International