2017 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 5 нче эшче төркем җитәкчесе, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Р.К.Хөснуллин рәислегендә 5 нче эшче төркемнең Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында эшче төркем әгъзалары һәм чакырылган затлар 2017 елда кураторлык ителә торган дәүләт һәм федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруны финанслауның заявка бирелгән һәм расланган күләмнәре, шулай ук 2018-2020 елларга бюджет акчаларын бүлү буенча заявка бирү эше турында сөйләделәр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча 5 нче эшче төркем әгъзаларына һәм чакырылган затларга республика икътисадына федераль бюджеттан акчалар җәлеп итү буенча нәтиҗәле эшчәнлеккә юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.