ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

2017 елның 7 февралендә  Ш.Ш.Яһудин рәислегендә ТР Дәүләт  Советының Законлылык һәм хокук  тәртибе комитеты утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов, Дәүләт хокукый идарәсе башлыгы Ф.Р.Волкова һәм башка рәсми затлар катнашты.

Комитет утырышында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник тәэмин итү турында” 2011 елның 20 маендагы 53 нче һәм 2015 елның 10 февралендәге 90 нчы номерлы карарларының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан үтәлеше барышы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Доклад буенча фикерләр алышу барышында Н.В.Рагозина һәм ТР Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин депутатларның һәм чакырылган затларның сорауларына җаваплар бирделәр.

Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International