Консультатив төркем утырышы

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

2017 елның  7 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә  физик  һәм юридик затларга – эшчәнлекләре  туктатылган банклар клиентларына хокукый ярдәм күрсәтү буенча Консультатив төркемнең чираттагы утырышы узды.

Консультатив төркем Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 14 гыйнварындагы 412-р номерлы боерыгы нигезендә булдырылды.

Консультатив төркем әгъзалары тарафыннан дәүләт хакимиятенең кызыксынган органнары белгечләре тарафыннан банклар клиентларына консультация бирү графигын төзү һәм бу эшне Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнгать палатасы мәйданында оештыру турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International