2016 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт граждан хезмәткәренә аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә, хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.
Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестацияләү комиссиясе карары белән 6 дәүләт граждан хезмәткәре үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 дәүләт граждан хезмәткәре өстәмә белем алган очракта үз вазыйфаларына туры килә дип табылдылар.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия Юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин катнаштылар.