Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасына конкурс игълан итә:
|
Вазыйфаның исеме |
Структур бүлекчәнең исеме |
Квалификацион таләпләр |
|
|
“Белгеч” категориясендәге өлкән төркем вазыйфалары |
|||
|
Әйдәп баручы советник |
Хокукый экспертиза һәм норма чыгару эшчәнлеге бүлеге |
“юриспруденция” белгечлеге буенча югары белеем, дәүләт хезмәтендә бер елдан ким булмаган хезмәт стажы яки әзерлек юнәлешендә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы |
Вакантлы урыннар турында тулырак мәгълүмат “Идарәче кадрларның федераль порталы” федераль дәүләт мәгълүмати системасының http://gossluzhba.gov.ru/ сайтында урнаштырылган.
Конкурста катнашуга тиешле документлар теркәлгән гаризалар гаризаларны кабул итә башлау турындагы белдерү урнаштырылганнан соңгы 21 көн дәвамында (2017 елның 1 мартына кадәр) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, каб.210, тел. 223-07-87.
Конкурс комиссиясе утырышы 2017 елның 17 мартында (якынча) булачак.