Карарларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 15 февралендә министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан суд приставлары хезмәтенә юлланган административ җәза билгеләү турындагы карарларны үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкарма производство бүлеге башлыгы А.В.Зиннәтова, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты А.Г.Газимова, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең мәгълүматлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Е.М.Высоцкая һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Г.Х.Гыйсмәтуллина катнаштылар.

Киңәшмәдә Казан шәһәре административ комиссиясе тарафыннан 2016 ел өчен җәза билгеләү турында суд приставлары хезмәтенә үтәтү өчен юлланган  карарларның саны турындагы мәгълүматларны чагыштыру нәтиҗәләре буенча фикер алышынды, проблемалы мәсьәләләр каралды һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлекне җайга салуның юллары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International