2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында катнашты.
Парламентарийлар каравына Р.И.Заһидуллин “Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 һәм 42 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектын тәкъдим итте.
Карау нәтиҗәләре буенча тәкъдим ителгән закон проекты кабул ителде.