2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм “Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы аппараты” ДИК җитәкчеләре белән 2016 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне тутыру һәм дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтына юл куймау мәсьәләләре буенча белем бирү семинары уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.А.Мухачев белешмәләрне Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәтенең мәгълүматларны Кадрлар составының бердәй мәгълүмат системасына юллау мөмкинлеген бирүче эчке контуры аша тутыру тәртибен күрсәтте, дәүләт граждан хезмәткәрләре игътибарына Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләрне бирү һәм 2017 елда (2016 елгы хисап чоры өчен) белешмәләрне тиешле формада тутыру мәсьәләләре буенча” яңа методик белешмәлекләрне җиткерде, дәүләт граждан хезмәткәрләренең сорауларына җаваплар бирде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу чаралары турында сөйләде.