2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумының утырышлар залында Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар советы Рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнаштылар.
Көн тәртибендәге 2016 елда Татарстан Республикасы Судьялар советының җәмәгать судьялары эшчәнлегенә кагылышлы карарларын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәлә буенча Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Утырыш барышында көн тәртибендәге башка мәсьәләләр буенча да фикер алышынды. Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.