Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

2017 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте, адвокатлык һәм нотариаль конторалары хезмәткәрләреннән тупланган  мобиль консультация бирү төркеме составында республиканың Бөреле һәм Коркачык авыл җирлекләрендә гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Гражданнарны кабул итү барышында хокукый ярдәм ике авыл җирлеге кешеләренә күрсәтелде.

Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче кешеләрне социаль ипотека килешүен кабаттан рәсмиләштерүгә, хезмәт хакы буенча бурычларны түләттерүгә, төрле ташламалар алуга, шифаханә-курортка юлламалар алуга, пенсия күләмен кабаттан исәпләү һәм индексацияләүгә, кулланучыларның хокукларын яклауга һәм башкаларга  кагылышлы мәсьәләләр борчый.

Авыл кешеләре консультация бирү эшендә катнашучы белгечләрдән барлык сорауларына да тулы җаваплар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International