Чаңгы ярышы – 2017

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

2017 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Лыжня России – 2017” спорт чарасында катнаштылар.

Чаңгы спортына гашыйк кешеләр өчен шәһәрдә 3 урында: Юдино бистәсендәге  “Локомотив” стадионында, Горки-Әмәт тавы урман паркында һәм Гаврилов урамында Казансу елгасы ярында мәйданнар әзерләнгән иде.

Һава торышы да матур булып, ярышларны әйбәт шартларда уздыру мөмкинлеген бирде.

Ярышларның спорт программасы барлык мәйданнарда да  ярышта катнашучылар өчен оештырылган күңел ачу чаралары белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International