2017 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Мәскәү суд районы буенча суд участогы бинасында Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашында шартлы янгын килеп чыккан чакта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген һәм кешеләрне һәм аларның мөлкәтләрен эвакуацияләү гамәлләрен өйрәнү буенча уртак өйрәнүләре узды.
Өйрәнүләрне уздыруда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җиткчесе Р.М.Ильясов, Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары А.В.Михайлов, “ ТР ФПХ 7 отряды” ФДКУ 3 нче янгын-коткару хезмәте бүлеге башлыгы И.И.Хәсәнов, мәҗбүри сакланырга тиешле объектларны саклауны оештыру бүлеге башлыгы Ф.А.Вәлиуллов катнаштылар.
Өйрәнүләрне уздыру барышында суд участокларының архив бүлмәләрендә янгын килеп чыгу очрагындагы хәл өйрәнелде. Барлык хезмәтләрнең дә үз эшләрен белеп башкарулары исә янгын чыганагын сүндерү һәм кешеләрне эвакуацияләү мөмкинлеген бирде.
Мондый өйрәнүләр килеп чыгарга мөмкин булган янгын, гадәттән тыш хәлләр очракларына әзерлек дәрәҗәсен билгеләү һәм бүлекчәләр хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлек, оперативлык, әзерлек дәрәҗәләрен күрсәтү мөмкинлеген тудыралар.