Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Иң яхшы хәрби традицияләрне һәм халкыбызның зур җиңүләрен чагылдырган бу бәйрәм геройлык һәм ватанпәрвәрлекне тормышның өстенлекле һәм төп маягы дип санаучылар өчен бик кадерле.
Ир-атлар һәрвакытта да иң кыен мәсьәләләрне хәл итүдә җаваплылыкны үз өсләренә алалар. Ә аларның иң беренчесе исә Ватаныбызда тынычлыкны һәм иминлекне, аналарның, хатыннарның һәм балаларның тыныч йокыларын тәэмин итү.
Язмыш Сезгә карата мәрхәмәтле, сәламәтлегегез – нык, йөрәгегез – куркусыз булсын, күзләрегез бәхеттән янып торсыннар иде!