Авиатөзелеш һәм Яңа Савин суд районнарында семинар-киңәшмәләр узды

2017 елның 22 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендә Казан шәһәренең Авиатөзелеш (15 февраль) һәм Яңа Савин (17 февраль) суд районнары буенча, шулай ук Татарстан Республикасының Буа (21 февраль) суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмәләр уздырылды. 

Киңәшмәләрдә Министрлык бүлекләре башлыклары- җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар буенча тәэмин итү аларның вазыйфаларына керә торган затлар -   Р.Р.Нәбиуллин, А.Г.Сафин, Н.И.Габидуллина, Т.Ю.Латыева катнаштылар. Узган очрашулар кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр каралды.

Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече тарафыннан Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының бердәй ведомствоара электрон документлар әйләнешендә эшләү буенча өйрәтү уздырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International