2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы судьяларының XII отчет-сайлау конференциясе булды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, судлар рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнаштылар. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан исә анда министр урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин катнаштылар.
Судьялык корпусының 2016 елдагы эшчәнлеге, суд системасын үстерүнең стратегик планнары һәм 2017 елга планнар турындагы төп доклад белән Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гилазов чыгыш ясады.
Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы З.М.Салихов узган елда финанслау, мәгълүмати технологияләрне үстерү һәм кадрлар мәсьәләсен хәл итү өлешендә республика судларының оештыру тәэмин ителеше турында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында республикада җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре эше өчен уңыйлы шартлар тудыру буенча тиешле чаралар кулланыла дип белдерде.
Конференциядә республиканың судьялык бергәлегенең сайланган органнары формалаштырылды.