Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Казанның Җиңү паркында Дан мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар.
Солдатлар беренче затлар һәм ветераннар озатуында Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар, аннан соң Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Шәһәрдә яшәүчеләр Ватанны яклап шәһит киткәннәр алдында баш иеп, Мәңгелек ут янына кызыл канәферләр салдылар.