Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмә турында

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин рәислегендә Федерация Советы әгъзалары һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Татарстан Республикасыннан булган депутатлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә катнашты.

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, 5 нче эш төркеме җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин үз чыгышында 2013-2020 елларга “Россиянең суд системасы үсеше” Федераль максатчан программасын, шулай ук  “Юстиция” дәүләт программасының “Развитие уголовно-исполнительной системы (2017 – 2025 еллар)” федераль максатчан программасы концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында федераль финанслау турында белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International