2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Киров суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмәдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник тәэмин итү аларның вазыйфасында булган затлар - министрлык бүлекләре башлыклары - Р.Р.Нәбиуллин, А.Г.Сафин, Н.И.Габидуллина, Т.Ю.Латыева катнаштылар.
Уздырылган очрашу кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр каралды, шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының бердәй ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасында эшләү буенча өйрәтү дә узды.