2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеге процессында барлыкка килә торган документларны саклау һәм тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетыннан киңәшмәдә комитет рәисе урынбасары Р.А.Шәйхетдинова, архив эшен үстерү һәм мәгълүмати хезмәтләрне оештыру бүлеге башлыгы Г.С.Садретдинова, документларның сакланышын һәм аларны дәүләт теркәвенә алуны тәэмин итү секторы мөдире Г.Ф.Минзянова катнаштылар.
Киңәшмә йомгаклары буенча җәмәгать судьялары суд участокларында архив эшен оештыруны камилләштерү буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының уртак эшчәнлегенең тәртибе һәм формалары турында килешенде.