2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында “Әкият” балалар бакчасында узган “Җир шары синең учларыңда” дип аталган экология чарасында катнашты һәм Тәтеш шәһәрендәге кадетлар мәктәп-интернатында узган экология дәресендә чыгыш ясады.
Министр балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм анда йөрүче балалар белән берлектә үз куллары белән экологик пластилиннан чәчәкләр ясауда, чүпләрне контейнерларга аеруда, кирәкмәгән кәгазьләрдән чып-чын кәгазь җитештерүдә катнашты.
Балалар табигатьне ничек сакларга кирәклеге хакында бик теләп сөйләделәр.
Традицияләргә бай булган Тәтеш кадетлар мәктәп-интернатында Л.Ю.Глухова район башлыгы Р.Х.Сафиуллов белән берлектә экспозицияләрен экскурсовод сөйләп-аңлатып барган музейда да булды.
Биология буенча “Чүп-чарга – юк!” дип аталган экология дәресендә министр экологиянең тормыштагы роле һәм әйләнә-тирә мохитне саклау кирәклеге турында сөйләде.
Л.Ю.Глухова Татарстанда мәктәп, гимназияләр укучылары өчен ясалган “Мәктәп экопатруле” уникаль мобиль кушымта турында да әйтеп китте.
Система чүп-чарны санкцияләнмәгән ташлау урыннары турында һәм җирлек рельефына сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары ташланган урыннар турында мәгълүматлар урнаштыру мөмкинлеген бирә.
Шулай итеп һәр укучы сулыкларны һәм республикабызны чүп-чардан саклауга үз өлешен кертә алачак.