Җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмә

2017 елның 3 марты, җомга

2017 елның 3 мартында Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә  Татарстан Республикасы Түбән  Кама суд районы буенча җәмәгать  судьялары аппаратлары хезмәткәрләре  белән киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләре башлыклары  - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар Р.Р.Нәбиуллин, А.Г.Сафин, А.В.Воробьёв, Т.Ю.Латыева, әйдәп баручы белгечләр Л.Л.Хәбибуллина, Д.И.Хәйретдинова, Д.А.Пилин катнаштылар.

Киңәшмәдә шулай ук Түбән Кама шәһәр суды судьясы И.И.Фәхретдинов һәм Түбән Кама шәһәр суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары Л.Х.Сәләхов катнаштылар.

Уздырылган очрашу кысаларында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды, шулай ук министрлыкбелгечләре тарафыннан Түбән Кама суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлегенең оештырылышын өйрәнүгә нәтиҗәләр ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International