2017 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Биектау муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгу кысаларында район җирле үзидарәсенең административ комиссияләр һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлары эшчәнлеген оештыру буенча, шулай ук муниципаль район составына керә торган авыл җирлекләреннән Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрына кертү өчен кирәкле мәгълүматны җыю буенча аларга бирелгән Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләренең үтәлеше тикшерелде.
Җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында килеп чыга торган мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив һәм хокукый ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатларында кирәкле күрсәтмәләр бирелде.