2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә узган чираттагы утырышында катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат ителгән затларның һәм иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәзаларга тартылган гражданнарның, шул исәптән балигъ булмаганнарның һәм яшьләрнең социаль адаптациясен оештыру турында.
2. Татарстан Республикасында алкогольне профилактикалау буенча күрелә торган чаралар, алкогольле һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше өлкәсендә контроль-инспекция эшчәнлеге нәтиҗәләре турында.
3. Полиция участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплексларын муниципаль берәмлекләр балансына кую һәм аларның эшчәнлегендәге кыен мәсьәләләр турында.
4. Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эшче төркеменең районнарга чыгып тикшерүе нәтиҗәләре буенча Тукай һәм Чирмешән муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрнең торышы турында.