2017 елның 9 нчы һәм 10 нчы март көннәрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Идел буе һәм Совет суд районнары буенча җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бүлекләре башлыклары - җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин итү вазыйфаларында булучы затлар Р.Р.Нәбиуллин, А.Г.Сафин, А.В.Воробьёв, Т.Ю.Латыева катнаштылар.
Уздырылган очрашулар кысаларында суд участоклары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды.