2017 елның 14 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына конкурста 13 кеше катнашты.
Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
Гомәрова Нәркис Нәсим кызы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хөснетдинова Аида Наил кызы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хәсәншина Вероника Александровна Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 17 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Харисова Камилә Радый кызы Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Кашапова Анастасия Сергеевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 10 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Куптулкина Диана Алмаз кызы 2 разрядлы өлкән белгеч - Казан шәһәре Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Былинкина Любовь Валентиновна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.