2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумының утырышлар залында яңадан сайланган Татарстан Республикасы Судьялар советының Р.Ф.Гафаров җитәкчелегендәге беренче эш киңәшмәсе узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары Л.А.Кочемасова, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнаштылар.
Утырыш кысаларында Судьялар советының 2017 елга эш планы һәм Татарстан Республикасы Судьялар советы комиссиясе составы расланды.
Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы нәтиҗәләре буенча тиешле карарлар кабул ителде.