Дәүләт программасы чаралары үтәлеше барышын тикшерү турында

2017 елның 17 марты, җомга

2017 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт хезмәткәрләренең эштә үз-үзләрен тотуларына таләпләрне үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясенең эшләре, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы каралды.

Тикшерүнең беренчел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылларны социаль үстерү буенча беренче урынбасары М.А.Җаббаров, аудит һәм коррупциягә каршы эшчәнлек бүлеге башлыгы Р.В.Гыйләҗев, кадрлар бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Г.Бикмуллин, шулай ук юридик мәсьәләләр буенча секторның әйдәп баручы советнигы Л.И.Гарифҗанова белән фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International