2017 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасында зиратларны карап тоту һәм саклауны оештыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышында катнашты. Утырыш “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе рәисе М.З.Шакиров рәислегендә узды.
Утырышта зиратларны карап тоту, җирләү һәм күмү эшләре өлкәсендә хокук булдыру һәм хокук куллану эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.
М.М.Ибәтов әлеге өлкәдә гамәлдә булган муниципаль норматив хокукый актларга анализ турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук зиратлар буларак файдаланыла торган җир кишәрлекләрен бирү мәсьәләсе, зиратларны саклау һәм аларны күзәтү камералары белән җиһазландыру буенча тәкъдимнәр каралды.
Доклад буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП вәкилләре катнаштылар.