2017 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин катнашында Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында муниципаль норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, коррупциягә каршы тору өлкәсендә норматив хокукый базаның торышы, районда коррупциягә каршы комиссия эшен оештыру һәм коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өлкәсендәге башка мәсьәләләр каралды.
Тикшерү барышында Министрлык хезмәткәрләре районда коррупциягә каршы эшчәнлекне пропагандалый торган социологик тикшеренүләр, мәгълүмати-агарту акцияләре уздыруның уңай практикасы белән таныштылар, әлеге өлкәдәге эшчәнлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.В.Старостин, кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы урынбасары С.С.Титова, җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлегенең баш белгече Д.Р.Маслова, район советының юридик бүлегенең баш белгече М.Э.Мәһдиева белән фикер алышынды.