2017 елның 22 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районында яшәүчеләрне күчмә кабул итте.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан хәрби бәрелешләрдә канашучыларның тормыш шартларын яшырту, капиталь ремонтка җыемнардан азат итү һәм башка мәсьәләләр буенча кергән мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.
Гражданнарны кабул итү тәмамлангач министр урынбасары район советы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов һәм район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Ю.И.Емельянов белән норма чыгару эшчәнлеге буенча фикер алыштылар.