2017 елның 21 мартыннан 22сенә кадәр Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме бу юнәлештәге эшләрнең торышын тикшерү өчен Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына чыкты.
Эшче төркем әгъзалары тарафыннан расланган план-йөкләмә буенча тикшерү барышында хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләре өйрәнелде, шулай ук “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы үтәлеше дә өйрәнелде.
Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме тикшерүләре нәтиҗәләре буенча юстиция министры М.М.Ибәтов рәислегендә Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г.Фәтхуллин катнашында, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, районның авыл җирлекләре башлыкларын, прокуратура органнары вәкилләрен һәм ТР буенча ЭЭМ вәкилләрен чакырып киңәшмә уздырылды. Тикшерү эшләренә нәтиҗәләр ясалды, табылган җитешсезлекләр һәм хокук бозу очраклары буенча фикер алышынды, аларны бетерү буенча күрсәтмәләр бирелде.