5 нче эш төркеменең чираттагы утырышы узды

2017 елның 29 марты, чәршәмбе
2017 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин рәислегендә 5 нче эш төркеменең федераль һәм максатчан программалар буенча Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү буенча актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм аларны чишү юлларын тәкъдим иттеләр. Утырыш йомгаклары буенча эш төркеме әгъзаларына һәм чакырылган затларга 2017 елга, шулай ук 2018-2020 елларга Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан соралган һәм расланган акчларны аныклауга юнәлдерелгән йөкләмәләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International